Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында "Фермер" сәүдә үзәге ачылды

Узган атна сөенечле яңалыкларга шактый бай булды.

Шулар арасыннан урыннарда халыкны нык куандырганнары, мөгаен, Олы Елга һәм Котлы Бөкәш авылы җирлекләрендә яшәүчеләр өлешенә тигәндер. Олы Елга авылына керә-керешкә шәхси эшмәкәр Миңзөфәр Исмәгыйлов "Фермер" сәүдә үзәген файдалануга тапшырды. Ике катлы бинаның беренче каты тулысы белән сәүдә рәтләренә бирелгән. Биредә эшмәкәрнең үзеннән кала тагын дүрт фермер үзләрендә җитештерелгән продукцияләрен халыкка тәкъдим иттеләр. Бәяләр фермерлар тарафыннан ничек куелган, сатуга шулай чыгарылдылар. Һәм бу алга таба да шулай булачак дип ышандыралар алар. Биредә күркә, сыер итләрен, эшмәкәр үзе җитештергән 9 төрле сөт продукциясен, район кулланучылар җәмгыятенең камыр ризыклары, ипи- күмәчләре дә сатуга чыкты. Миңзөфәр Исмәгыйлов 300 тавык алып кайткан, тиздән сатуга тавык йомыркаларын тәкъдим итәчәкләр. Күптән түгел генә сигез фермер һәм ике хуҗалык берләшеп "Олы Елга" кооперативына берләшкән иделәр. Якын вакытта алар да сәүдә үзәгенә үз продукцияләрен китерә башлаячаклар. Кооператив әгъзалары тирә-юнь районнары фермерларын да бирегә тарту планы белән йөриләр. Район башлыгы Илһам Валеев сүзләре белән әйткәндә: "Эшмәкәрнең һәм фермерларыбызның бу адымын авыл хуҗалыгы производствосындагы яңарыш, үзгәреш җиленең бер мисалы итеп кабул итәргә кирәктер". Ә безләргә, башлаган эшләре дәвамлы, бәрәкәтле булсын диясе генә кала.
Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев