Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Алабуга икътисади зонасында яңа Ford Kuga җитештерүенә старт бирелде

"Автомобиль базары күтәрелергә тиеш, без моңа әзер булырга тиешбез", - диде бу тантаналы вакыйгада катнашкан Татарстан Президенты.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында яңа Ford Kuga җитештерүен башлап җибәрү тантанасында катнашты.

Әлеге чарада шулай ук Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, «Внешэкономбанк» рәисе урынбасары - идарә әгъзасы Татьяна Сахарова, Татарстан Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге чарага килүчеләр «Форд» заводы цехлары белән танышты - кузов ясау цехы, автомобильләрне җыю цехында булдыһәм сыйфат контроле линиясен карады. Моннан тыш, кунакларга Ford Transit экспозицияләрен күрсәттеләр.

Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов бүгенге - яңартылган Ford Kuga вариантын чыгаруны эшләтеп җибәргән әлеге көннең шатлыклы булуын җиткерде.

«Автомобиль базары күтәрелергә тиеш, без моңа әзер булырга тиешбез, - диде Татарстан Президенты. - Без нинди яхшы автомобиль булуын күрәбез һәм аның перспективасы зур».

Заводта эшләүчеләрне яңа җитештерү эшчәнлеге башлану белән Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов котлады. «Сездә җитештерелүче аавтомобильләр янында заманча модель барлыкка килде, - диде ул. - Бу модель, сүз дә юк, Россия базары өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен булачак».

Җитештерү цехларының берсендә ясап куелган сәхнәгә Ford Kuga автомобиле чыкты һәм аңа шәрәфле кунаклар ак маркер белән капотына имзаларын салды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яңа авто руле артына утырып карады. Автомобиль салонында аңа яңа модельнең мөмкинлекләре, шулардан иң мөһимнәрдән булган - һәлакәт очрагы була калганда экстрен тәэсир итү системасы турында сөйләделәр. Әлеге система төп мәсьәләне хәл итә - машина йөртүченең һәм пассажирның гомерен саклау. "Кагыйдә буларак, машина йөртүче һәлакәт вакытында идарәне югалта һәм ул пассажиры белән бергә җәрәхәт алырга мөмкин һәм экстрен хезмәтләрне чакыра алмый, - дип сөйләделәр Рөстәм Миңнехановка. - Автоның бу моделе үзе сигналлар җибәрүче датчик белән җиһазландырылган һәм аның аркылы машина координаталарын, бәрелү дәрәҗәсен һәм башкаларны билгеләп була. Бу өр-яңа система. Автомобильдә шулай ук экстрен чакыру кнопкасы бар. Ул ЭРА ГЛОНАСС системасы операторына (юллардагы һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләрне тиз арада белдерүче дәүләт системасы) хәбәр юллый".

Яңа Ford Kuga смарт-кроссовер 1,5 литр күләмдәге (шулай ук 2,5 литр) EcoBoost (150 и 182 а.к.) яңа бензин двигателе белән чыгарыла башлый. Ике вариант та АИ-92 ягулыгына сертификацияләнгән.

Белешмә өчен: Ford автомобилен сату күләме 2016 елның ноябрендә 7 процентка артты. 2016 елның унбер ай нәтиҗәләре буенча үсеш - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 13 процент, ягъни 38 400 автомобиль сатылган. 700ләп автомобиль экспортка киткән. Хәзерге вакытта Казахстан, Беларуссия һәм Әрмәнстан базарларына экспорт эшләре көйләнгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев