Күзләр сәламәт булсын өчен нишләргә?
Озак вакыт телефонга текәлеп, нидер карап, укып утырудан тыелырга кирәк.
Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң, яхшырак булачак.

Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң, яхшырак булачак.
Ноутбук яки компьютер экраны ким дигәндә 50–60 см, телевизор исә 2–3 метр ераклыкта булырга тиеш.

Күзләрне ял иттереп алырга а онытмагыз. 40–45 минут компьютерда шөгыльләнгәч, 10–15 минут күзгә гимнастика ясап алыгыз. Моның өчен аска-өскә, сулга-уңга карарга, күзне түгәрәк буйлап әйләндерергә кирәк.
.jpg)
Йокы режимы бозылу күз нервына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә йокыгыз туйганчы йокларга тырышыгыз.
.jpg)
А, Е, С витаминнарына бай ризыклар (кишер, кара җиләк, брокколи, шпинат, җиләк-җимешләр, балык, ногыт борчагы һ.б.) ашагыз.
.jpg)
Елга бер тапкыр күз табибына күренеп кайтсагыз да зыян итмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia