Ул үзе өендә бернинди кош-корт та, җәнлек тә асрамый. Коткаручылар килеп, люстрадагы еланны алып зоопаркка тапшырган. Зоопарк хезмәткәрләре сүзләренчә, кызыл төстәге әлеге елан агулы түгел. Шунысы кызык, әлегә кадәр зоопаркта мондый елан булмаган. Хуҗасы табылмаса, аны үзләрендә калдырачаклар. Мондый еланнар коммуникация трубалары аша йөри ала икән. Бәлки, ул күрше фатирдан кергәндер.


Чыганк: http://www.saby-rt.ru/
Нет комментариев