2016 ел сулыкларны саклау елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Балык Бистәсендә "Чиста яр буе" акциясе оештырдылар. Һәр оешмадан да хезмәткәрләр катнашты анда.
Яр буен чүп-чардан чистарту иде аларның максаты. Берәүләр чиләк, икенчеләре капчык тотып яр буена җыелдылар. "Җәмагать эшләрендә актив катнашам. Эштән курыкмыйм. Яр буенда чисталыкны саклауда үзебезнең өлешне кертергә кирәк дип саныйм",-ди беренче гимназиянең АХЧ буенча директор урынбасары Ринат Шәйдуллин. "Яр буйларын чиста тоту һәрберебезнең бурычы. Аның матурлыгы, чисталыгы үзебездән тора. Мондый акцияләрне үткәрү кирәк. Районыбыз гөрләп торсын, алга барсын",-дип теләкләрен җиткерде казначайствоның техник хезмәткәре Гөлшат Вахитова. Пенсия яшендә булып та яшьләргә биргесез бала тудыру йорты сестра-хозяйкасы Гүзәлия Магизова да коллектив белән эштә катнашты. "Үземнән өлеш кертим дип, чиләкләремне алып төштем әле. Яр буйларының, сулыкларның чисталыгы үзебез өчен. Сәламәтлек чисталыктан башлана",-диде ул.
Акциядә катнашучыларның бер төркеме бәйрәмнәр оештырыла торган мәйданнан, икенчесе причал ягыннан эшкә тотынды. Берничә сәгать дигәндә капчык-капчык чүп-чарны җыеп та куйдылар. Хәзер инде шушы тәртипне саклап, яр буйларын чиста тотарга гына кирәк.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Нет комментариев