Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, Рамазан ае төгәлләнеп, уразадан чыкканда: "Йә Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, гөнаһларымны ярлыка. Киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга, игелекләр кылырга насыйп ит", - дип, ихластан Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кем Рамазан аен каршы алганда сөенсә һәм Рамазан ае киткәндә кайгырса, җәннәт аңа вәҗиб булыр", - дигән. Без, бер яктан, Рамазан аендагы нигъмәтләрнең башка айларда булмавына кайгырабыз, шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга насыйп итәр дип өметләнәбез.
Фото: muslim.jofo.ru
Нет комментариев