Ураза тоткан кешегә мунча керергә ярыймы?
Дин һәм без

Ураза тоткан кешегә мунча керергә ярыймы?

Укучыбыз Илгизнең соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.


- Әлбәттә, эссе булмаган мунчага кереп юынып чыгарга ярый. Бу очракта игътибарлы һәм сак булырга гына кирәк: су колактан, авыздан, борыннан керә күрмәсен! Ә менә эссе мунчага керү, чабыну мәкрүһ санала, хупланмый. Чөнки бу очракта кешенең хәле китә, ураза тотуы авырая, - дип аңлата хәзрәт.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/66142-


Нет комментариев