Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш визиты белән безнең районда булып китте.
Аның төп максаты җирлектәге имамнар белән очрашып, аларга дини эшчәнлек алып барырга хокук бирүче кәзгазь - Шахадатнамә (свидетельство) тапшыру иде. Җыелыш алдыннан Камил хәзрәт район башлыгы Илдар Таҗетдинов белән эшлекле очрашуда булды. Аннан Татарстан мөфтие, район башлыгы, районның имам-хатибы Рамазан хәзрәт Хисаметдинов район үзәк мәчетенә килделәр.
Язманың тулырак вариантын газетабыз битләреннән укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
фото автордан
Нет комментариев