Татарча сөйли белмәгән имамнар урыннарын бушатырга тиеш - Рамил Исламов
"Хозур" нәшрият йортындагы очрашуда татар телендә дини төшенчәләрне язуга кагылышлы проблемаларның сәбәпләре тикшерелде.
Бүген "Хозур" нәшрият йортында "Хәзерге татар телендә дини төшенчәләрне язу һәм авазлары күрсәтү юлларын берләштерү" темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, галим-теолог, бик күп фәнни хезмәтләр авторы, Коръән һәм Сөннәне өйрәнү Үзәге җитәкчесе Фәрит Сәлман, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, тарих фәннәре кандидаты, КФУдагы Татарстан тарихы, археологиясе һәм этнологиясе кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин, филология фәннәре докторы, профессор, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институның текстология бүлеге мөдире Фәрит Яхин һ.б. затлар катнашты.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев