Тарихлы Балык Бистәсе чиркәүенең гомере озайды (фотолар)
Дин һәм без

Тарихлы Балык Бистәсе чиркәүенең гомере озайды (фотолар)

Соңгы елларда районыбыз җирлекләрендә яңа мәчетләр, чиркәүләр, храмнарның төзелүе, дини биналарның яңартылуы, торгызылуы һәр балыкбистәлене сөендерә торган яңарыш-казанышларыбыз.

Узган атна азагында шомбыт авылында Владимирской иконы Божией Матери храмын зур ремонттан соң ачу тантанасы булып узды. Аны төзекләндерүне шушы төбәктә эшчәнлек алып баручы эшмәкәр Альберт Фәхретдинов үз өстенә алган. Бина нигездән яңартылган дисәк тә хаклыкка туры киләдер.
Храм тыштан да, эчтән дә зур яңартулар кичергән: түбәсе, куполлары, тәрәз, ишекләре алыштырылган, стеналар штукатурланган, буялган. Яңа җиһазлар кайтару да химаяче исәбеннән башкарылган. Сукыр күз белән исәпләгәндә генә дә ремонт өчен аз миллионнар китмәгәне күренеп тора.
Шуңадыр аны ачу тантанасына республикабызның дәрәҗәле рухание- Казанский һәм Татарстанский митрополиты Феафан үзе килгән иде. Аны йөзләгән кунаклар- дин кардәшләре чәчәкләр белән каршы алдылар. Дини ритуалларны башкарганнан соң Феафан биредә башкарылган эшләрнең күләменә, сыйфатына соклануын белдерде һәм шәхсән үз исеменнән Альберт Фәхретдинов командасына олуг рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантанада катнашкан һәм чыгыш ясаган Илһам Валеев та әлеге тарихи һәм дини әһәмияткә ия булган бинаны торгызучыларга район халкының рәхмәтен җиткерде. Сүз уңае, Альберт әфәнденең районыбыз җирлегендәге халыкка шактый мәчет. чиркәү, храмнар торгызып бирде инде.
Менә шулай итеп, 300 елдан артык тарихы булган храм яңа мөмкинлекләре белән янәдән ишекләрен ачты. Берүк халыкка игелекле хезмәт итсен иде, дигән теләктә генә каласы килә.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотолары.

Нет комментариев