Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды (ФОТО, ВИДЕО)
Дин һәм без

Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды (ФОТО, ВИДЕО)

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре кысаларында кече хаҗ кылды. Республика башлыгы бүген үзенең социаль челтәр битләрендә Мәккә шәһәренә багышланган фото һәм видео куйган.

Татарстан Президенты зур мәртәбәгә лаек була: Согуд Гарәбстанының бары шәрәфле кунаклар гына керә торган Кааб эченә үтә. Миңнехановка хаҗ кылучы башкара торган үзенчәлекле ритуал - Хаҗар аль-әсвадка, Кара ташка орынырга һәм догалар укырга насыйп була.



Татарстан Президенты белән бергәТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да хаҗда булды.


Нет комментариев