Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Район башлыгы Илдар Таҗетдиновның Корбан гаете бәйрәме уңаеннан котлавы

Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар! Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә.

Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар, ихтирам күрсәтергә чакыра.

Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.  

Бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз.

Корбан гаете белән котлап, һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телим. Киләсе Рамазан айларын, Корбан гаетләрен дә исәнлектә-саулыкта каршыларга насыйп булсын! Илдар Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса