Әни! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң газиз сүз. Яшь баланың авызыннан чыга торган иң беренче сүз ул! Һәр әни үз баласын кешеләр белән сөйләшергә, олыларны ихтирам итәргә, тәрбияле, акыллы булырга өйрәтә. Һәр әни үз баласын кешелекле булырга өнди. Баласы юлда булса, төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, саклаучы да ул -...
Бер сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәһиссәләмнән Аллаһтан һәм аның Пәйгамбәреннән соң итагать итәсе кеше кем, мин кемне хөрмәтлим? - дип сорагач, Пәйгамбәребез:әниең, әниең, әниең, аннан соң гына әтиең, дип әйтте, - ди. Димәк, без иң элек әниләребезгә итагать итәргә тиешбез. Гомумән әйткәндә, әгәр без әти-әниләребезне рәнҗетеп, аларны тиешенчә тәрбияләмичә, аларга ризасызлык белдереп дөньяда яшәсәк,хәтта намазларыбызны, фарыз гамәлләребезне һич кимчелексез үтәсәк тә, болар кабул булмыйлар.
Пәйгамбәребез с.г.с.нең әниләр хакында тагын бер хәдисе бар. Ул: "Җәннәт әниләрнең аяк астында." - дип атала. Шуның өчендер, Ана - изге китабыбыз Корьәндә,хәдисләр җыентыгында, татар поэзиясендә идеал образ булып тора. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр.Һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. "Әни" сүзе - үзе үк бик матур шигырь бит ул.
Шушы язылганнарга тугры калып,әниләр көне уңаеннан Балык Бистәсе районы мәчетләрендә әниләребезгә багышланган вәгазь кичәләре үтте. Газиз әниләребез өчен мул табыннар корылды. Шул ук көнне районыбызның Тәберде-Чаллы авылына "Җәннәт - әниләрегезнең аяк астында" дип язылган Пәйгамбәрез с.г.с. нен хәдисе щитка(эленмә тактасына) эленде.
Динара Хисаметдинова.
Нет комментариев