Мутко 2018 елда Казанда Дөнья чемпионаты вакытында Ураза бәйрәмен кичектерүне сорый
Дин һәм без

Мутко 2018 елда Казанда Дөнья чемпионаты вакытында Ураза бәйрәмен кичектерүне сорый

2018 елда Казанда Дөнья чемпионаты уеннары вакытында Ураза бәйрәмен кичектерергә мөмкиннәр. Бу хакта Life басмасы хәбәр итә.

Россия спорт министры Виталий Мутко төбәк башлыкларыннан Чемпионат һәм Конфедерацияләр кубогын үткәрү вакытында массакүләм чараларны кичектерүне сораган. Ул ФИФА нормаларын белдерә, эре чараларны Дөнья чемпионаты оештыру комитеты белән килешкәннән соң үткәрергә мөмкин.

Казанда Чемпионат көннәрендә Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Традиция буенча "Kazan-Arena" стадионында массакүләм намаз укыла, уеннар вакытында бу мөмкин түгел. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров сүзләренчә, хәзер намаз уку урынын үзгәртү турында фикер алышалар, ә Ураза бәйрәме вакытын кичектерү мөмкин түгел.

«Татар-информ»


Нет комментариев