Бөтен галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәрнең соңгысы - Мөхәммәд (с.г.в.) образы аша Ислам диненең асылын ачкан фильм, ниһаять, Казан тамашачысына да килеп иреште. Танылган Иран режиссеры М.Мәҗиди тарафыннан төшерелгән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) балачагын тасвирлаган "Мөхәммәд - Аллаһ илчесе" фильмы конкурстан тыш программада күрсәтелде. Залларда аншлаг иде.
"Мөхәммәд - Аллаһ илчесе" фильмы биографик картина түгел
Баштан ук шуны аңларга кирәк: озак еллар дәвамында бик зур акчалар тотып төшерелгән "Мөхәммәд - Аллаһ илчесе" фильмы биографик картина түгел. Ул, Мөхәммәд пәйгамбәрнең балачагын тасвирлап, һәр адымын күрсәтеп барган кебек тоелса да, барыбер бу картина нәфис фильм булып кала. Режиссер бәләкәй Мөхәммәднең биографиясен тулысынча ачып бирүне максат итеп тә куймаган булса кирәк. Шунысы мөһим: М.Мәҗиди дин белгечләре, археологлар белән озак елларга сузылган консультацияләр нәтиҗәсендә, Ислам тарихын (сира) белмәгән кешеләр дә аңлап карарлык фильм төшерә алган. Күп вакыйгалар хискә корылган. Шул ук ана һәм бала мәхәббәтен генә алсак та, бу хис һәрбер анага, һәрбер балага таныш. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр дә һәм башкасы да...
Чыганак: tatar-islam
Нет комментариев