Кабан дуңгызларын, гомумән, кыргый җәнлекләрне хуҗалыкларда асрарга ярамый, дип кисәтә үз чиратында аучылык буенча дәүләт идарәләре.
Татарстанның Арча районы Кишет авылында берәүләрне җитди сорау кызыксындырган - "кабан дуңгызы суйган идек, шуның итен ашасак, бу хәрәм булмасмы", дип борчылганнар. Моңа җавапны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бирде, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы.
"Кабан дуңгызы ите дуңгызныкы булганы өчен дә, ерткыч ите булганы өчен дә - хәрәм!" - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев