Нәхел-бал корты дигән сүз. Бу сүрәгә тик торганда гына аның исеме кушылмаган, чөнки бал корты-динебездә хөрмәткә лаек бөҗәк.
68 нче аятьтә: «Раббың бал кортына әйтте: «Тауларда-кыяларда, агач куышларында вә кешеләр корган каралты-кураларда үзеңә оялар-умарталар яса»,-диелә.
Ә 69нчы аятьтә: «Аннан соң җимешләрнең һәрбереннән авыз ит, Аллаһ күрсәткән юллар буйлап оч»,-диде.
Аларның эченнән кешеләр өчен шифа булырлык төрле төстәге ширбәт (бал) чыга. Бу эшләрдә уйлый белгәннәр өчен бөек гыйбрәтләр-дәлилләр бардыр»,-ди. Ягъни кортларның яшәвендә гыйбрәт алырлык нәрсә бар, диелә. Ислам дине белән бал кортлары арасында уртаклык бик күп. Аллаһ балга шифаны үзе салган. Димәк, бал - авырулар өчен, тән, организм өчен табигый шифалы дару, экологик яктан иң чиста азык.
Нет комментариев