Хаҗилар кайтырга җыена
Дин һәм без

Хаҗилар кайтырга җыена

Татарстаннан хаҗ кылучыларның беренче төркеме Мәккәдән Мәдинәгә килеп җитте.

Алар - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хаҗ" программасы буенча хаҗ кылучылар. Мәдинә шәһәрендә алар Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетендә булдылар һәм кунакханәләргә урнаштылар. Кунакханә мәчеттән 300 метр ераклыкта гына урнашкан. Шулай ук хаҗилар Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) каберен дә зиярат кылды, дип җиткерә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте..

Беренче төркем хаҗиларның самолеты Мәдинәдән Казанга 1 октябрьдә очарга тиеш. Шулай итеп, 2 октябрьдә төнге сәгать 1 тулып 25 минут узгач алар Казан аэропортында булачак.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49170

Фото: http://farm3.static.flickr.com/2765/4133031688_189fcebc20_b.jpg


хаҗ кылучылар

Нет комментариев