Дога - ул сүз гыйбадәте түгел
Дин һәм без

Дога - ул сүз гыйбадәте түгел

Кеше үзенә авырлык килгәндә Аллаһка дога кылып Аңа мөрәҗәгать итә. Дога - ул гыйбадәтнең асылы.

Аллаһның Үзенә якын кешесен хөрмәтләвенең бер билгесе - догасын кабул итүе, ярдәм бирүе, саклавы астына алуы.

Аллаһтан сораган кеше әлеге гәмәле белән бу Бөек Көчне тануын, Аңа тәвәккәл кылуын, Аңа гына ышануын һәм ярдәм тиңдәш бердән-бер зат икәнен аңлавын күрсәтә. Аллаһ Тәгалә бәндәнең үзенә мохтаҗ икәнне таныганны, аңа бу турыда хәбәр биргәнне ярата.

Пәйгәмбәребез бер хәдисендә: "Һәр кич Аллаһ Тәгалә җирнең күгенә төшеп сорый: "Кем миңа дога кылды, шуның догасын кабул итәрмен, кем миннән сорый - сораганын бирермен"-диде.

Ләкин, мөхтәрәм туганнар, дога кылуның һәм шул доганың кабул булуының шартлары бар. Дога кылуда иң төп шарт ихлас булу һәм Аллаһка түбәнчелек белән сорау.

Ихлас дигән сүз сораганда түгел, ә гыйбадәттә ихлас булуны аңлата.Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в.с. әйтте бер хәдисендә: "Үзегезгә авыр вакытта Аллаһ ярдәменә таянасыгыз килсә, сезгә җиңел вакытта да аны онытмагыз". Әгәр дә син Аллаһның бөек китабы Коръәнгә нигезләнгән шәригатьне, анда булган иләһи күрсәтмәләрне үтәп яшисең икән, догаң кабул булуына өмет тота аласың.

Икенче шарт булып хәрамнән ерак булу тора. Ягъни ашау-эчүдә генә түгел, илаһи күрсәтмәләрдә-шәригатебездә хәрам булган әйберләрдән сүз белән дә, гамәл белән дә тыелу.

Мөхтәрәм җәмәгать! Дога ул сүз гыйбадәте түгел, ә күңелгә килгән уй һәм гамәлнең дәвамы. Доганың кабул булуы - Аллаһның кешегә рәхмәте. Шуңа күрә дә дога кылучы кешенең даими гыйбадәттә булуы, фәкыйрь-мохтаҗларга ярдәм итүе соравына җавап алуга сәбәпле гамәлләр була. Дога кешене изге эшләргә этәрә, үзенә дә башкаларга да ул файда китерә, начарлыклардан тыя.

Андый кеше кирәксез фикерләрдән ераклаша, Аллаһка мәрәҗәгате аның өчен тормышы тынычлыкта, бәрәкәттә үтүенә сәбәпче була.

Һәркайсыбыз бу дөньяда ниндидер уңышларга ирешә, үзенә насыйп булган юлны уза, 30-40 ел бай тормышта яшәү өчен, дөньяви мәшәкатьләрне үтәү өчен тырышлык куя. Әгәр дә шул ук вакытта ахирәтне дә онытмыйча, үзебезне карап үстергән һәм бездән дога өмет итүче әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, мөселман туганнарыбызга дога кылырлык дәрәҗәгә ирешсәк, барыбызга да Аллаһның рәхмәте булыр. Балаларыбызга да, оныкларыбызга да яхшы тәрбия, әдәп, әхлак һәм хәерле тормыш теләп Бөек Затка мөрәҗәгать итә алырбыз.

Аллаһ Тәгалә барыбызның да күңелләренә яхшы уйлар салып, ул уйлар изге ниятләр аша хәерле гамәлләргә әйләнсә иде.

Габделәхәт Бәдретдинов,

район үзәк мәчетенең имам-хатыйбы.

Фото: calligrafer.deviantart.com


Нет комментариев