Шушы көннәрдә Күки авылы халкы мәчетләренең 25 еллыгын бәйрәм итте.
Авыл үзәгенә урнашкан Аллаһ йортына ул көнне читтән дә кунаклар кайткан иде. Авыл имамы Фәрит хәзрәт Насыйбуллин тантананы бәйрәм вәгазе белән башлап җибәрде. Авыл халкының элек-электән аң-белемгә омтылуы, бу юнәлештә үз көчләрен кызганмаган мөхтәрәм затлар - авыл имамнарының хезмәтләре, ачы язмышлары турында сөйләде ул. Нурислам хәзрәт Ибраһимов Корьән укыды. Күп еллар элек аның әтисе Йосып та авылның имамы булып торган. Тарих укытучысы Асия Фәйзуллина мәчет тарихы белән таныштырды. 20 нче гасыр башында төзелгән ике мәчетнең берсе 1930 елда яна, икенчесе 1935 елда ябыла һәм манарасы киселә. Ә авыл муллалары фаҗигале язмышка дучар була. Кол Шәриф мәчете музеендагы 1917-1940 нчы елларда репрессиягә дучар булган дин әһелләре исемлеге арасында Күкидән Котдус мулла Сәлихов һәм Сабир мулла Мансуровлар бар. 1991 елга кадәр җомга намазлары өйләргә җыелып укыла.
Кунакларның берсе, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт авыл халкының дини гыйлемле булуын искәреп үтте. Сәүдәхан хәзрәт һәм Чаллы "Туфан" мәчете имамы, авылдашлары Равил хәзрәт Нуруллин авыл халкын бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде. Тәлгат Гимаев мәчет төзелешендә һәм матди яктан ярдәм итүчеләрнең исемнәрен атап үтте һәм аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Кунаклар мәчеткә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Халидин Ахатов.
Нет комментариев