Шушы көннәрдә Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында вәгазь сөйләнде.
Анда район һәм авыллардан хатын-кызлар, ир-атлар катнашты. Камил хәзрәт Коръәнгә нигезләнеп фәнни телдә су, һава, ризыкның кыйммәте турында сөйләп, аларны дөрес куллаганда гына кеше яшәеше өчен әһәмиятле булуын әйтте. Сәламәт булуыбызның 50-60 проценты үзебездән тора икән. Балык Бистәсен чиста һавалы район, Шомбыт чишмәсенең иң чиста сулы булуын да ассызыклады хәзрәт.
Нет комментариев