Балык Бистәсе мөхтәсибәте нәтиҗәләр ясады
Дин һәм без

Балык Бистәсе мөхтәсибәте нәтиҗәләр ясады

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Яңавыл, Биектау авыллары мәчетләрендә ярты еллык уку нәтиҗәләренә багышланган чаралар үткәрелде. 

Район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов әлеге чараларда катнашып, балаларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. “Милади календаре буенча үткән елга нәтиҗәләр ясап, яңа елга  планнар корып, дога кылып каршы алуның зыяны юк”,- диде ул  һәм белем алучыларга бүләкләр  һәм мөхтәсибәт исеменнән чыгарылган календарьләр тапшырды


Нет комментариев