Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык - Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов Ураза гаете белән котлый

Хөрмәтле райондашлар,ватандашлар! Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух! Ураза бәйрәме җитеп килү уңаеннан котлаулар кабул итеп алыгыз.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. Тоткан ураза гыйбадәтләребез хакына, укылган намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде!

Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормышлар насыйп итсә иде.

Шушы бөек булган бәйрәм көннәр җиткәндә Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Хикмәт Иясе булган Раббыбыз Үзенең гыйлеме белән тәкъдирләрне урнаштыручы,безне төрле имтиханнар белән сынаучы Зат. 2020 ел короновирус чире белән бөтен дөньяны куркыткан,күп кешеләрнең сабырлыкларын сынаган ел булды.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:"Без,һичшиксез,сезне бераз-курку белән,ачлык белән һәм малларыгызга,җаннарыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз.Сынауга сабыр итүчеләрне сөендер!"
Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Республикадагы шушы эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып,Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрелмиячәк.Әмма Казанның Галиев мәчетеннән туры эфирда бәйрәм вәгазен тыңларга мөмкин булачак.

Туры трансляция гает көнендә сәгать 6.30-да "ТНВ"телеканалы,Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәсми сайты һәм "Хозур ТВ"ның YouTube-каналында башлагачак.Аллаһы Тәгалә калебләребезгә ныклык һәм сабырлык бирсен.Үзегезне һәм якыннарызны саклагыз!

Мөбәрәк булсын якынлашкан изге, олуг булган бәйрәмебез Ураза бәйрәме! Әмин!
Балык-бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов.

 

Автор Фарваз Каюмова.

фото архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса