Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Балык Бистәсе мәчетләре яңарыш кичерә

Бүген Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә һәм Юлсубино авылында шатлыклы вакыйгалар узды.

Җомга намазын Татарстан Республикасы Диния назәрәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин алып барды.Биредә шулай ук район башлыгы Радик Ислямов, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, якташыбыз,Казан шәһәре «Ярулла мәчете» имам хатыйбы Илнур Яруллин һәм башка шәхесләр дә бар иде.

«Үзәк» мәчетендә иганәчеләр һәм мәхәллә халкы ярдәмендә намаз уку бүлмәсе яңартылды, мәчеткә керү өлеше яңадан эшләнде. Мәчет янында «Зәйнулла чишмәсе» ачылды.

Ахырда чарада катнашучылар махсус әзерләнгән сыйлардан авыз иттеләр.

Ә Юлсубино авылында мәчет манарасына яңа ай урнаштырылды. Иртәнге сәгатьләрдә бирегә халык җыйналып тәкъбир әйттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев