Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә авылы имам-хатыйблар катнашында җыелыш узды.

Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә авыллардагы имам-хатыйблар катнашында чираттагы җыелыш узды. Бу чарада район җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты.

Мәчетләрдә оештыру мәсьәләләре буенча аңлатулар булды. Җыелышта республиканың Диния назарәтенең Хаҗ мәсьәләләре буенча җаваплы Айдар хәзрәт, Мамадыш мәдрәсәсе директоры урынбасары Раниль хәзрәт һәм авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясадылар.

Айдар хәзрәт хаҗ кылуның әһәмиятен аңлатты һәм 2017 елны аны башкару программасын тәкъдир итте, ә Раниль хәзрәт исә мәдрәсәнең уку программасы белән таныштырды.

Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов Диния назарәтенең булып узган Пленумы карарларын искә төшереп авыл имам-хатыйбларыннан традицион ислам юнәлешен актив төстә аңлату эшләре алып барырга чакырды.

Җыелыш ахырында һәр имам-хатыйбка Диния назарәте тарафыннан бастырылган Коръәннең яңа басмасын, Камил хәзрәт Вәлиуллинның "Ислам динендәге агымнар" ( "Течения в Исламе") дип аталган китабы бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев