Балык Бистәсендә "Хаҗга илтә юлларым" дип аталган очрашу булды
Дин һәм без

Балык Бистәсендә "Хаҗга илтә юлларым" дип аталган очрашу булды

Хаҗ - Ислам динендәге биш багананың берсе. Мөмкинлеге булган мөселманга гомерендә бер тапкыр изге урыннарга - Мәккә, Мәдинә шәһәрләренә барып гыйбадәт үтәп кайту шәригать кануннары буенча фарыз гамәл санала. Балык Бистәсе мөхтәсибәте мәчетләрендә ел дәвамында хаҗилар белән очрашу күркәм гадәткә кереп бара.

Шундый очрашуларның берсе әле күптән тугел генә Тәберде-Чаллы мәчетендә булып узды. Авыл халкы быел изге сәфәрдә булып кайткан Рөстәм Бәдретдинов, Габдулла Юнысов, Зөлфирә Сабирова белән очрашты. "Хаҗга илтә уйларым" дигән кичәдә хаҗилар Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә күргән тәэсирләре белән уртаклаштылар. Атабыз Адәм (г.м.) белән Анабыз Һәва (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) очрашкан Гарәфәт үзәнлеге, Ибраһим (г.м.) корбанлык китергән Мина җире, Мөздәлифә үзәнлеге, шайтанга таш ату турында тәфсилләп сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

"Биредә булган һәркем бәхетле! Ә кем хаҗга дип ашкынып яши, ул көнне аңа Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, хаҗи-хаҗияләр белән очрашу гадәте дәвамлы булыр иде!" дигән теләкләр белән хаҗилар очрашуга йомгак ясадылар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыганак: tatar-islam.com


Нет комментариев