Балык Бистәсендә баш мөхтәсиб сайланды (фотолар)
Җомга көнне район үзәк мәчетендә авыл муллалары катнашында зур җыелыш булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин катнаштылар.
Җыелышны Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазылов алып барды. Ул көн кадагына куелган беренче мәсьәлә буенча районның баш мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдиновка күп еллык, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп олы юбилее белән кайнар котлап изге теләкләрен җиткерде. Республикабыз Диния нәзәрәте тәгьдиме белән районыбызның баш мөхтәсибе вазыйфасына Яңа авыл мәчетенең 38 яшьлек имам хатибы Рамазан хәзрәт Хисаметдинов кандидатурасы тәкьдим ителде. Җыелышта катнашкан барлык имамнар аны бердәм хуплап тавыш бирделәр. Районның үзәк мәчете имамы итеп Сәүдәхан хәзрәт сайланды. Татарстан Диния нәзәрәте баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин соңыннан Сәүдәхан хәзрәт җитәкләгән районыбыз мөхтәсибенең республикабызда үрнәк булуын белдерде, киләчәктә дә нәтиҗәле эшләүләрен теләп фатихасын бирде.
Идрис Аметов.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев