Балык Бистәсе “Үзәк мәчет”ендә  “Азан” әйтүчеләр бәйгесе үткәрелде
Дин һәм без

Балык Бистәсе “Үзәк мәчет”ендә “Азан” әйтүчеләр бәйгесе үткәрелде

Бүген Балык Бистәсе "Үзәк мәчет"ендә район мөселманнары арасында "Азан" әйтүчеләр бәйгесе үткәрелде. Бу чара мәчет имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт башлангычында оештырылды. Азанчыларның бу гамәлне шартларына туры китереп башкаруларын югары белемле якташларыбыз Алмаз Сафин (Казан шәһәре "Өметлеләр" мәчете имам - хатыйбы), Рәкыйп Гаффаров ( "Болгар" радиосы журналисты) һәм Айнур Садыйков (Балык Бистәсе)...

Бүген Балык Бистәсе "Үзәк мәчет"ендә район мөселманнары арасында "Азан" әйтүчеләр бәйгесе үткәрелде. Бу чара мәчет имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт башлангычында оештырылды.

Азанчыларның бу гамәлне шартларына туры китереп башкаруларын югары белемле якташларыбыз Алмаз Сафин (Казан шәһәре "Өметлеләр" мәчете имам - хатыйбы), Рәкыйп Гаффаров ( "Болгар" радиосы журналисты) һәм Айнур Садыйков (Балык Бистәсе) составындагы хөкемдарлар бәяләде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Илнур Хәйретдинов ("Үзәк мәчет")- беренче , Ринат Шакиров ("Ак мәчет" - Поле чудес)- икенче, Габдрахман Нургалиев ("Үзәк мәчет")-өченче һәм Илсур Мифтахов ("Үзәк мәчет")- дүртенче урыннарга лаек булдылар.


Нет комментариев