2016 нче елның җәендә Балык Бистәсе районы Яңа сала (Яңавыл) авылында яңа мәчет төзелә башлаган.
Районның имам мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов сүзләренчә, әлеге гыйбәдәт йортын төзетү эшен шушы авылда туып - үскән "Кулонстрой" җәмгыяте генераль директоры , ТР Дәүләт Советы депутаты Фахретдинов Альберт Шамил улы үз өстенә алган. Ул районда 4 мәчет төзелешенә булышлык күрсәткән инде. Моннан тыш Альберт әфәнде имамнарның хезмәт хакы, торагын булдыру җаваплылыгын да үз өстенә алган. Берничә кешегә хаҗга бару мөмкинлеге дә булдырган.
Яңавыл мәчете өчен кирпеч махсус Германиядән кайтартыла. "Азан" радиосы хәбәрчесенә шул да билгеле булды: Балык бистәсе районының үзәк мөхтәсибәте дә Яңавылга күчәргә мөмкин.
Рамазан хәзрәт әйтүенчә, мәчет Альберт Шамил улының бабасы Әхмәтсафа исемен йөртәчәк. Ә бу шимбәдә мәчетнең төзелә башлавына аталып, нигез ашы уздырыла.
Нет комментариев