Мәүлид - Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с .нең туган ае. Бисмилләһир-рахманнир-раһим!
Бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе булган Аллаһ Раббыбызга чиксез хәмде-сәна (мактауларыбыз), шөкраналарыбыз булса иде. Безнең иң күркәм үрнәк булган сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.с.гә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә, күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана, бөтен дөнья мөселманнары өчен мубарак көн. Бу көнне сөекле Пәйгамбребез Мөхәммәд Мостафа с.г.с дөньяга килгән. Рабигыль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укый, салаватлар әйтә, догалар кыла.
Кызганыч ки, кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать дип әйтә. Мөхәммәд с.г.с. һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме үткәрелмәгән. Моңа дәлил итеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.снең хәдисен китерәләр: "Нәсаралар Гайсәне олылаган кебек мине алай олыламагыз ягъни илаһилаштырмагыз. Бу хәдискә таянып, Мәүлидне Раштуа яисә тагын да начаррак - потка табыну белән чагыштыралар. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдс.г.с.нең тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребез с.г.с.тарафдарлары аны һәркөнне күргән һәм һәрвакыт аның янында булган. Бер тапкыр Аллаһы Тәгаләнең Илчесе Гомәр бин Хаттабтан: " Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?"-дип сораган. Сәхабә: "Алдан үземне,аннары сине, йә Расүлүллаһ", -дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.: "Гомәр, синең иманың зәгыйфь",-дигән. "Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!"- дигән сәхабә. "Менә хәзер инде синең иманың көчле",-дигән Пәйгамбәребез с.г.с.
Ибн Һишам Аллаһ Расүленең тормышы турындагы китабында сәхабәләр Пәйгамбәребез Мөхәммәдне шулкадәр нык яраткан ки, хәтта азан эчендәге "Мөхәммәд Расүлаллаһ" сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребезгә карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлыйлар иде, ди. Расүлүллаһның вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган Биләл исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмаган. Пәйгамбәребез с.г.с. гади кеше булмаган бит, ул - барча мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган Илчесе.
Мөхәммәд с.г.с. үзе дә туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аллаһның Расүленнән : "Йә Расүлүллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз?"-дип сораганнар. Пәйгабәребез с.г.с. үз җавабында: "Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде",-дигән.Белгәнебезчә, ураза тоту - ул Ислам терәкләренең берсе.Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.
Соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү гадәте кайта башлады. Мәсәлән, үзебезнең Балык Бистәсе районында, Котлы-Бүкәш, Күгәрчен, Тәберде-Чаллы, Таулар, Балтач, Биектау авыллары мәчетләрендә бу күркәм бәйрәмебезнең үткәрелүе көтелә. Республика күләм Мәүлид Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында 11 нче декабрь көнне Болгар шәһәренең "Ак мәчет"ендә уздырылачак. Быел Мәүлид ае 30 ноябрьдән башлап 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Мәүлид бәйрәмендә укылган дога, аять, хәдисләр, мөнәҗәтләребез өчен генә түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылган барлык изге гамәлләребез өчен сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең рух-шәрифләре шат булса иде.
Рамазан хәзрәт Хисаметдинов.
Нет комментариев