Балык Бистәсе районы Балтач авылына Татарстан Диния назарәтенең баш казые килде
Дин һәм без

Балык Бистәсе районы Балтач авылына Татарстан Диния назарәтенең баш казые килде

Бүген районыбызның Балтач авылына Татарстан Диния назарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Алдан хәбәр ителгәнчә, ул үзенең бу сәфәрендә авыл мәчетендә вәгазъ укырга киләчәген белдергән.

Әйтергә кирәк мондый очрашу ел башында гына Биектау авылы мәчетендә узган иде. Район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Балтач авылы имамы Фирдинант хәзрәт Хәкимовларга Җәлил хәзрәтнең безнең якларга килеп чыгуы өчен зур тырышлыклар күрсәтергә туры килгәндер. Ник дигәндә, бу шәхеснең башкарасы эшләре һәр көне алдан уйланылып, билгеләнеп куелган.

Ике сәгать барган вәгазьдә Җәлил хәзрәт җыелучыларның игътибарын үзенә нык җәлеп итте. Һәрбер әйтелгән сүзе үтемле, тормышчан булды. Балаларга яшь вакыттан ук дөрес тәрбия бирергә кирәклегенә дә аерым тукталды.

Фирдинант хәзрәт вәгазъ укучыга барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәт җиткерде. Шулай ук чарага килүчеләргә дә рәхмәт сүзләре әйтелде. Аларның сафлары тагы да күбрәк була ала иде,- дип борчылуын да сиздерде.

Соңыннан бергәләп өйлә намазы укылды.


Нет комментариев