Балык Бистәсе авылларында гошер жыелды
Дин һәм без

Балык Бистәсе авылларында гошер жыелды

Көз - байлык,муллык фасылы. Елның бу чорында кешеләр бакчаларында үстергән кишер,чөгендер, бәрәңге,суган һәм башка уңышларны казып ала,эре-эре хуҗалыклар басу кырлардагы иген,арыш, кукурузны суктырып,амбарларга озата.
Ислам дине кагыйдәләре буенча без көзен алган шушы уңыштан фәкыйрь-мохтаҗларга,мескен-ятимнәргә,дин юлында хезмәт итүчеләргә,мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә өлеш чыгарырга,ягъни гошер сәдакасы бирергә тиеш.

"Гошер"сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә "гашәрә",ягъни "ун"дигәнне аңлата.Яңгыр суы белән үскән уңышның - уннан берен,сугару юлы белән үскән уңышның егермедән берен гошер итеп бирү зарур. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримнең "Әнгәм"("Терлек")сүрәсендә: "Өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез",-ди.

Аллагашөкер гошер сүзен дә аңлый башладык.Аллаһ Тәгаләбезнең сүзләрен истә тотып,районыбызның күп кенә авылларында ел саен гошер бәйрәме уздырылып килә. Елда әлеге чарада Биектау,Таулар,Мәшләк,Бикчураш,ТәбердеЧаллысы,Яңасала,Янавыл,Мәмле Казаклар-Чаллысы, Балыклы Чукай, Корнаух авыллары актив катнаша.Быел да авыл халкы бакчаларыннан алган уңышның бер өлешен мәчетләргә китерде.Авыллардан җыелган уңыш Биектау авылы мәчете янына, махсус гошер сәдакасы өчен төзелгән бинага, тупланылды.Район мохтэсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов әйтүенчә,гошер мәркәзебез Казаннын "Ярдэм" мэчетендэ урнашкан курмэучелэр реабилитацион узэгенэ , "Ислам динен кабул итугэ - 1000 ел" ," Мохэммэдия" мэдрэсэлэренэ, Моселманнар Диния назэрэтенен "Зэкэт-хэйрия" фондына җибәреләчәк.Аллаһ ризалыгы өчен дип бирелгән уңыш - белем алучыларны, укытучыларны,мохтажларны тукландырыр өчен тотылачак.

Әлеге күркәм чарада катнашучыларга,транспорт белән гошер сәдакасын урнаштыруда ярдәм иткән Мусин Илсур Илгизэр улына хэм Имаметдинов Нурислам Экрам улына районыбыз мөхтәсибе Рамазан хэзрэт рәхмәтен белдереп: "Аллаһ Раббыбыз малларына бәрәкәт бирсен. Җыеп алган уңышларының рәхәтен күререгә язсын. Киләчәктә дә изге гамәлләребез дәвамлы булса иде!"-дигән теләкләрен җиткерде.

Динара Хисаметдинова.


Нет комментариев