Әлеге чарада "Русфонд" хәйрия фонды президенты Лев Амбиндер, Социаль мәгълүмат агентлыгы директоры Елена Тополева, Россия дәүләт социаль университет ректоры Наталья Починок, "Система" хәйрия фонды президенты Елена Чернышкова катнашачак.
- Җирле хәйрия оешмаларының теләкләрен искә алып, финанс-оештыру эшчәнлегенә кагылышлы дәресләр дә үткәрелә. Әйтелгәннәргә нигезләнелеп, 2020 елга кадәрге чорга "Игелекле Казан" проектын үстерү юнәлеш-концепциясе әзерләнә,-дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының беренче урынбасары Дамир Фәттахов кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.
Башкала мэры Илсур Метшин булачак форумга теләктәшлеген белдерде, эшкуарларны һәм кызыксынган кешеләрне форумда катнашырга чакырды.
- Һәр озын юл беренче адымнан башлана. Теләгән нәтиҗәгә - игелекле Казан мөхитенә ирешүдә бу форум беренче адымнар ул, - диде Илсур Метшин,- зур мегаполиста, миллионлы шәһәрдә, хәйриячелек культурасын үстерү оештыру эшчәнлегенә, үтәкүренмәле кагыйдәләргә һәм теләктәшлеккә мохтаҗ.
Форумның Dodroforum.kzn.ru сайты эшли. Белешмәләрне 237-59-88 телефоны аша алырга мөмкин.
Фото mitriks.ru
Нет комментариев