Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Хак мөэмин шулдыр – кемнең кулыннан да, теленнән дә һичкем зыян күрмәс!

16 нчы декабрь көнне Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш авылының "Бүкәш нуры" мәчетендә Мәүлид кичәсе булып үтте. Кичәдә, авыл халкы белән берлектә, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов та катнашты. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. тормыш юлы хакында вәгазь сөйләде. Шушы ук чарада Котлы-Бөкәш мәхәлләсенә яңа имам да сайланды. Бу вазыйфага Рәшит хәзрәт...

16 нчы декабрь көнне Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш авылының "Бүкәш нуры" мәчетендә Мәүлид кичәсе булып үтте.


Кичәдә, авыл халкы белән берлектә, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов та катнашты. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. тормыш юлы хакында вәгазь сөйләде. Шушы ук чарада Котлы-Бөкәш мәхәлләсенә яңа имам да сайланды. Бу вазыйфага Рәшит хәзрәт Гыйлемханов билгеләнде.Рамазан хәзрәт моңа кадәр имам булып торган Нургали хәзрәткә рәхмәтләрен җиткереп, яңа имамга җаваплы эшендә уңышлар теләде, үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Шулай ук җомга вәгазендә мөхтәсиб имамга итагать итүнең әһәмиятен һәм фазыйләтләрен искәртеп узды. Җомга намазы укыганнан соң, Рамазан хәзрәт мәхәлләдә актив эшчәнлек алып баручы абыстайларга буләкләр тапшырды. Мәүлид кичәсе күркәм чәй табыны артында тәмамланды.

Җомга намазыннан соң, Котлы-Бөкәшнең күрке итеп, элмә тактага Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. нең :"Хак мөэмин шулдыр - кемнең кулыннан да, теленнән дә һичкем зыян күрмәс!"- дигән хәдисе эленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев