Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Гамәл дәфтәре

Көзнең җилле-явымлы шыксыз көне иде.

Газыйм Рахманкуловка хат ташучы калын гына конверт тоттырып китте. Бер генә күз сирпеде дә Газыйм аны портфеленең төбенә үк салып куйды. Хәрефләрен бер якка авыштырып, таныш булмаган кул белән язылган хат турында шунда ук онытты да. Аның яңарак кына җылы яктан ялдан кайткан, мондагы һава бозылуга да, эш-мәшәкатьләргә дә ияләшә алмыйча туңып, дөнья борчуларына баш-аяк белән кереп чумудан көч кадәренчә сакланырга тырышкан мәле иде.

Сәләтле, талантлы рәссам, дип газеталар аның исемен бик еш кабатлый башлагач, электән танышы да, таныш түгеле дә аңа хат юллап, әллә кайчангы, ул үзе дә белмәгән дуслыклары хакында тәкрарларга хиресләнеп киткәч, хат-хәбәрләргә исе китмәскә күнегеп килә иде ул. Мин дөнья баткагында бата-чума тыпырчынганда кайда булды икән бу кадәр дус-иш, дип уйлангалый да алар хакында сәгате-минуты белән оныта. Чөнки Вакыт галиҗәнапләренең бер сыйфаты аны гаҗәпкә калдыра: ул бер генә секундка да туктап тормый, алга әйди, ашыктыра; ашыктыра гынамы, чыбыркылап куа. Иртән уйлаганны бүген үк тормышка ашыру зарур, югыйсә тормыш арбасыннан төшеп калуың бик тиз. Бер хыял белән җенләнеп эшли башласа, көнне төннән аермый, атналар буе остаханәсеннән чыкмый, буяу, кәгазь, киндер арасында алны-ялны белми кайнаша. Эш җаен алгач, тынычлана, иркенләп, яратып эшли. Эш беткәч, уйнарга ярый, дигән алтын кагыйдәгә дә тугрылыклы: бар гамьнәрен читкә куеп, күңел ачып алырга да каршы түгел. Илгә-көнгә баш күрсәтми онытылып эшләп ятканда дус-иш, вакыт, ел фасыллары, шатлык, хәсрәт, бәхет-мәхәббәт - һәммәсе истән чыга. Ашау-эчү кайгысы да калмый хәтта ки. Кайчак хәлсезләнеп, ике-өч көн ризык җыймаганы искә төшә дә, алдан хәстәрләгән консерв-мазар эзләргә тотына. Күп чакта анысы да булмый. Калдык-постык, каткан ипи кисәкләрен кайнар суга манып тамак ялгаса-ялгый, әмма кибеткә чыгып йөрүдән, кем беләндер аралашудан тыела. Остаханәдә телефон юк, берәрсе килеп, ишек дөбердәтеп караса да беркемгә ачмый. Эш дәрте сүнүдән, дәрман биреп торучы һөмәй кошын куркытып, ялгыш качырудан курка. Куллары пумала тота алмас чиккә җиткәч кенә, бер-ике атна вакытын бушка сарыф итеп, таныш-белеш арасында буталып ала. Кемнәр беләндер кызып-кызып бәхәсләшә, гомер сата. Шашынып эшләгән чагында, күрәсең, бар кызуын, үҗәтлеген, дәртен чыгарып бетерә дә тәмам бушап кала. Шулкадәр дә буш-кирәксез итеп тоя ул үзен, әйтерсең, кемдер нечкә энә белән тишеп эчендәге бар нәрсәсен агызып бетергән. Ул йомырка кабыгы сыман буп-буш һәм җип-җиңел булып калган.

Андый чакларда үтереп эче поша, күңеле иркенлеккә, авылга тартыла. Ерак балачакта адашып калган хыял - авыл йорты, мамыклы җылысы сагындыра. Ап-ак итеп акшарланган, затлы җиһаздан затлырак булып өй уртасында кукраеп утырган мичкә арка терәп утырасы иде бер. Тәрәзәләренә челтәр кашага, бизәкле пәрдәләр элгән гади, ихлас җылылык сирпелгән йортта күңелгә тансык тынычлык табылыр күк. Авыл мунчасы, бөтнек, мәтрүшкә сабаклары кыстырып бәйләнгән каен себеркесе… тели икән җаны!

Авыл - хыял кебек үк ерак. Ә мунча.. . Монысы тормышка ашмастай хыял түгел лә… Яна-пешә чабынуга ни җитә соң?! Култыгына кипкән имән себеркесе кыстырып ишектән чыгып барышлый кылт итеп ачылмаган хат исенә төште. Ләкин бер җыенып чыккач, кире борылып керүне өнәмәде, төрле юрамышларга ышанучан иде ул. Әмма ләкин, әүвәл игътибарга алынмаган, атна буе хәтта ялгыш та уена кереп карамаган, шуңа күрә ачылмаган зәңгәрсу конверттагы хат, ни хикмәттер, кинәт кенә бар вөҗүден биләп алды.

Кемнән икән соң ул хат? Хатын-кыз кулы белән язылганга охшаган. Шактый калын тоелганга ачып укырга ирендеме, кирәксенмәдеме? Әмма барыбер кызыксынырга, һич югы кем, нинди ният белән язуы хакында белергә тиеш иде ләбаса. Тик торганнан аңа кем, ни язсын икән?

Җылы пардан изрәп ләүкәдә утырганда да, җилләнеп, себеркенең яфраклары коелып беткәнче яна-пешә чабынганда да шул уй күңеленә тынгы бирмәде. Ашык-пошык киенеп урамга чыккач та, аяклары үзеннән-үзе сыраханә ягына тәпиләргә торса да, уңга-сулга каерылмыйча туры өенә юл тотты. Чәйнеге чыжлый башлауга, портфель төбендә укылмыйча яткан зәңгәр конвертны эзләргә кереште.

Менә ул…

Конверт эченнән калын хат килеп чыкты. «Гамәл дәфтәре» дип язылган иде аның тышына.

«Гамәл дәфтәре.

Газизем! Гаҗәпләнмә, мин сиңа һәрчак шулай - «Газизем, Газизъяр» дип эндәшә идем бит. Әгәр ишеткән булсаң… Бәлки исеңдә дә түгелдер… Чөнки син бит мине юньләп белмисең дә. Газизъяр! Син бу язманы кулыңа алганда, ихтимал, мин инде якты дөньяда булмам. Нигә алаймы? Шулай. Үзең аңларсың. Укыгач, төшенерсең. Бу минем җан авазым. Бүтән берни дә түгел. Соңарган мәхәббәт аңлату, дип көлемсерәп куярсың, бәлки. Һәм ялгышырсың. Миңа инде берни дә кирәк түгел. Мәхәббәт аңлату да, хәтта мәхәббәт үзе дә артык… Әгәр ничәдер ел элек булса… Дөньядагы һәр җан иясе сыман мин дә яратуга мохтаҗлык тойганмындыр. Ә хәзер… Бар да бетте. Ышаныч какшады. Өмет сүнде. Син моны үзеңне гаепләү акты дип кабул итә күрмә тагын. Юк, беркайчан да мин андый түбәнлеккә төшмәм. Гаепләсәм үземне генә гаеплим, чөнки яраттым. Син дип яшәдем. Исемеңне телдән төшермәдем. Бәхет шул иде миңа. Һәм синең дәвамыңны күрү… Ләкин барысы да - өмет-хыяллар, шатлык-үкенечләр янып көл булды. Алга таба да тырмашып-тартышып яшәрлек ни көчем, ни теләгем калмаган икән минем.

Ник мин моны «Гамәл дәфтәре» дип атадым?

Монда минем уй-хисләрем, кичерешләрем, хата-ялгышларым. Кыямәт көнне, җаннарыбыз кубарылып күккә ашарга тиешле мизгелдә, дөньялыкта кылган яхшы-яман эшләребез, мәхшәр мәйданында Мизан тарафыннан үлчәнгәндә, Гамәл дәфтәренә теркәлгән тузан кадәрле яхшылык та, тузан бөртегедәй явызлык та читтә калмас. Син ничектер, мин моңа бәләкәйдән үк ышанып үстем.

Беләсеңме икән син мине? Юктыр шул. Белмисеңдер.

Ә бит белергә тиеш идең. Мәңгелеккә бару юлында Язмыш безне кабат-кабат очраштырды. Тик син һәрвакыт ашыга идең. Яшәргә, эшләргә ашыктың. Мин сине аңлыйм. Син дөньяга эш аты булып тугансың. Ирешкән һәр уңышың тырыш хезмәт, үҗәтләнеп, үз-үзеңне аямыйча эшләү нәтиҗәсе. Туктап тын алырга вакыт табалмадың. Әйе, безнең сукмаклар бер генә кисешмәде. Ләкин мине күргән чакларда да җаныма бакмадың. Маңгай күзең күрде, ә күңел күзең… сукыр килеш калды. Әгәр шулай булмаса, сине өзелеп сөюемне, бәгъремдәге тирән моң җаныма тынгы бирмәгәнен тоярга тиеш идең бит син.

Газизъяр! Бүтәннәр сиңа Газыймҗан, дип дәшә. Ә минем өчен син бик-бик газиз идең. Насыйп булмаган яр булгангадыр бәлки!

Мин сиңа үпкәләмим. Хәер, үпкәләргә хакым да юктыр. Син карынымда яралачак газиз балама - ул да Газизҗан исемле иде, мин аны бөтен кагыйдәләргә каршы килеп Газыймҗан углы Газизҗан дип атадым - тормыш бүләк иттең, әмма безне җаныңа, күңел түреңә уздырмадың. Хыялым, сагышым-өметем, җанымның яртысы идең. Ялгыш аңлый күрмә, үпкә-рәнҗеш белдерү нияте белән язмыйм мин бу хатны. Дәгъва белдерү дә түгел бу. Синнән нидер таләп итү дип тә уйлама. Хәер, дөнья белән исәп-хисап өзәргә җыенган кеше өчен нәрсә соң ул таләп йә дәгъва?! Дөньяда каласы вак, бик вак нәрсәләр.

Исәп-хисап, дидемме… Дөньяныкы дөньяда калсын, дип каләм алдыммы кулга?! Иң олы хәсрәтемне бүлешердәй бүтән берәү дә булмагангамы? Белмим. Башым каткан. Теләсәң ничек уйла.

Иртәгә газизләрдән газиз улымны җир куенына тапшырачакмын.

Күкрәп үскән нарат кебек озын буйлы Газиземне!

Бел, ул синең дә улың иде.

Ул сиңа охшаган иде. Син аны бер мәртәбә дә кулыңа алып сөймәдең. Син - аны, ул - сине күрми үсте… Күргәч тә танымас идең. Төсе-бите, буе-сыны сиңа охшаса да ул бөтенләй бүтән кеше иде шул. Юкса, синең күчермәң төсле ир-егет, минемчә, нәкъ синдәй булырга тиеш иде. Мин йөрәгемдә шул уйны сөеп асрадым, улымны үстердем, хыялландым…

Хәер, син аны күрдең. Синең күргәзмәңә алып килгән идем мин аны. «Такыя кигән кыз» алдында бик озак басып тордык. Улым миңа иелебрәк: «Бу - синме?» дип сорады. Әйе, дидем мин. Әйтерсең, бу сурәт-картина җиңел акыллылыгымны аклаучы бердәнбер дәлил, мөһерле белешмә иде. «Толымнарың искиткеч!» - диде улым. Аннан күңелсезләнеп өстәде. «Кызганыч, сакламагансың». Бер төркем дусларың белән син узып бара идең. Яныңдагылардан кемдер; «Үзең беләсеңме икән, бу әсәр шедевр - синең иҗатыңның үре», - диде. Син килешкәндәй, илтифатсыз гына баш кактың. Ә улымның күзләрендә очкын кабынды. Ул ялкынланып янып китәргә әзер иде. «Телисеңме, мин сезне кавыштырам!» - диде сабыйларча ышанып.

Ышанычының бәллүр савыт кебек челпәрәмә килүеннән курыктыммы? Кирәкмәс әлегә. Вакыты да, урыны да бу түгел, дидем. Ул күңелсезләнде. Әйе, синең шөһрәт, дан яктысында коенган, сине ураткан, дус-иш дип аталган, чынлыкта чит-ят кешеләрдән кыенсынуны җиңә алмадым. «Син артык тыйнак шул!» - диде улым.

Вакыты җитәр, таныр… Танытырбыз, дигән булдым.

******************************************************************

Әсәрнең калган өлешен "КУ" журналының 6нчы санында укырга мөмкин.

kazanutlary.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев