Балыкбистәлеләр, гамәлләребез изгелеккә юнәлсен иде!
Дин һәм без

Балыкбистәлеләр, гамәлләребез изгелеккә юнәлсен иде!

Аллаһы Субхәнәдән безнең яшәү рәвешен билгеләү өчен төшкән тәгълимәт, ягъни шәригать хөкемнәре, беренче карашка кешеләрнең дөньяви гамәлләренә өстәмә йөк булып бирелгән күрсәтмәләр кебек тоела. Ләкин, ислам диненең максатларына карасак, болай уйлау ялгыш икәнен аңлыйбыз. Динебезнең максаты: барча кешеләргә уңайлы, мөмкинлекләр тигез булган җәмгыять төзү һәм Аллаһ биргән нигъмәтләрне (табигатьне) саклау,...

Кеше бу дөньяда бер үзе генә түгел, җәмәгать булып яши. Без, мөселманнар, балигъ булганнан соң Аллаһ белән мөгамәлә, ягъни Аллаһка үзебезнең карашны дөрес аңлап, шул гыйлемгә таянып, үзебез белән әти-әни арасындагы һәм әти-әни белән балалар арасындагы, туганнар һәм кеше белән җәмгыять арасындагы мөгамәләне төзибез. Ә кеше белән кеше аралашуында иң мөһиме-ул да булса, әхлакый сыйфатларның күркәм булуы.

Шуның өчен динебез иң беренче чиратта кешенең ихласлыгына, тәрбияви сыйфатларына басым ясый.

Аллаһ безгә үзенең күрсәтмәләре булган бөек китап-Коръән Кәримне бирде. Һәм кешелек дөньясының барча күркәм әхлакый сыйфатлары белән сыйфатланган пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в.не җибәреп барчабызга үрнәк итеп куйды.

Тарихта күренекле шәхесләр күп булды. Ләкин, без мөселманнарга рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребезнең сөннәтенә, ягъни аның әдәбенә омтылабыз. Чөнки, Аллаһ пәйгамбәребезнең күрсәтмәләрен үзенең хөкемнәренә тиңләп, Коръәндә: «Әгәр дә сезгә Аллаһ һәм аның рәсүле берәр хөкем чыгарган булса, үзегезнең акылыгызга таянып башка хөкем эзләү дөрес булмас ",-диде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Аллаһның рәхмәте белән изге дип аталган 4 айның берсе- зөлхиҗҗә ае бара.Хаҗиларыбыз Ислам дине нигезләренең берсе булган хаҗ гамәлен кылып кайттылар. Аллаһ бу айда безгә Корбан чалырга боерды (көченнән килгән кешеләргә) һәм Үзенә якынаерга мөмкинлек бирде, изге гамәлләребезнең әҗер савапларын арттырачагын вәгъдәләде.

Шушы мөмкинлектән файдаланып, Аллаһның биргәннәренә шөкер итеп һәм рәхмәтенә өметләнеп изге гамәлләр кылыйк, бер-беребез белән тату, дус мөгамәләдә, районыбызда яшәгән күп милләт вәкилләре белән бер гаилә кебек тынычлыкта яшик. Аллаһ Тәгалә барыбызга да бәрәкәтле, хәерле тормыш, сәламәтлек, акыл бирсен. Барчабызга да Аллаһның сәләме булсын!

Габдуләхәт хәзрәт.

Үзәк мәчетнең имам-хатыйбы.

Фотосы: ufa-novosti.ru


Нет комментариев