Балык Бистәсе Күгәрчен авылында Мәүлид бәйрәме булып узды
Изге айда матур гореф-гадәтләрбез дәвам итә.
Чираттагы Мәүлид кичәсе Балык Бистәсе районың Күгәрчен авылында да булып узды. Кичәдә район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, "Үзәк" мәчет имам-хатыйбы Габделәхәт хәзрәт Бадретдинов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыйков, Яңа-Арыш мәктәп директоры Дамир Хатыйп улы Набиуллин катнашты. Бәйрәмне Күгәрчен авылы укучылары Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.гә мөнәҗәтләр, шигырьләр әйтеп ачып җибәрделәр. Аннан сүз Рамазан хәзрәткә бирелде. Ул Пәйгамбәребез с.г.с.нең тормыш юлы хакында вәгазь сөйләде. Ә "Үзәк" мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд с.г.с.гә атап әйтелгән салаватның әһәмиятен аңлатып үтте. Мәүлид кичәсе Мәхрүбикә абыстай әзерләгән сый-нигьмәтләргә бай табын артында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев