Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе Биектау авылына Татарстан Диния назәрәтенең баш казые килде

15 нче январь көнне Балык Бистәсе районының Биектау авылы мәчетендә вәгазь кичәсе булып узды.

Вәгазь белән Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Җәлил хәзрәт иң элек кризис темасына кагылды. Аннан кризистан чыгу юлларын һәм адәм баласына Аллаһ тарафыннан ризык киңәйтелүнең җиде сәбәбен әйтеп, һәркайсына аерым аңлатмалар биреп узды. Тәүбә, намаз уку, сәбәп кылу, шөкер итү, зарланмау, аралашу, изгелек эшләү төшенчәләренә тулырак тукталды.

Вәгазьдә 100 дән артык кеше катнашты. Хәзрәт белән очрашуга якындагы авыл имамнары да килгән иде.

Кичәне йомгаклап, Биектау авылы имамы Зиннур хәзрәт халык исеменнән Җәлил Фазлыевка эчтәлекле вәгазе өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм мондый күркәм очрашуларның дәвамлы булуын теләде. Ә тарих фәннәре кандидаты, язучы,якташыбыз Нурулла Гариф Җәлил хәзрәткә, бу көннәрдә генә дөнья күргән, Биектау авылы мәгарифенә багышланган китабын бүләк итте. Очрашу, сый нигъмәтләргә бай чәй табыны артында, Коръән уку белән тәмамланды.

ДИНАРА ХИСАМЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев