Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Җыелган акчаны нәрсәгә тотканнар?

Район, авыл халкының тормышын социаль икътисади үсеш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карар кабул иткән иде.

Гади генә итеп кенә әйткәндә, бу карар район, авыл җирлекләрендә референдум үткәрү нәтиҗәсендә халыктан акча җыю һәм аны дәүләти компенсаңияләү турында. Ягъни, республика бюджеттан җыелган акчаның бер сумын дүрт сум итеп авыл җирлекләренә кире кайтарып бирә. Әлеге акчаларны җирлекләр юлларны, чишмәләрне төзекләндерүгә зиратларны, күперләрне ремонтлауга, урамнарга лампалар куюга, халыкны су белән тәэмин итү, һәйкәлләр кую, чүплек салу урыннары булдыру, янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәрү, ял итү урыннары, спорт мәйданчыклары төзүгә тота ала. Узган 2014 елда шушы карар кысаларында республика бюдңетыннан 277,8 миллион сум акча күчерелгән.

Безнең районда да референдумнар үткәрелде. Күпме акча җыясын халык үзе билгеләде. Җирлекләрдә бу сумма төрлечә булды. Җыелган акчаны нинди максаттан файдаланганнарын белү өчен районыбызның берничә авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшеп алдым.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: районда референдумнар үткәрелде