Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Тыю чорында балык тотарга ярыймы?

"Балык тотуны тыю кайчанга кадәр дәвам итә? Бу чорда нинди кармак белән балык тотарга ярый? Г. Мөхетдинов."

Һәвәскәр балыкчының соравына Татарстан Республикасы буенча дәүләт су- биологик ресурсларны саклау буенча бүлек инспекторы Алексей Кислов җавап бирә:
-25 апрельдән 10июньгә кадәр, балык уылдык чәчкән чорда ярдан калкавычлы һәм төпкә төшерелә торган (донка) кармаклар белән балык каптыру рөхсәт ителә. Әмма кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Шулай ук уылдык чәчү урыннарында балык тотарга ярамый. Балыкны "резинка"га тоту да тыела.
Балык тоту кагыйдәләрен бозган әчен граҗданнарга 2 меңнән 5 мең сумга кадәр,урындагы кешеләргә 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга100 меңнән 200 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Моннан тыш,көймәләр, балык тоту җиһазлары конфискацияләнә.
Фото:

http://pickgirl.ru/muzhchinam/letnyaya-ryibalka-podborka-kartinok-i-vi…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев