"Еш кына үзең дә сизмәстән, алдакчылар ятмәсенә эләгүең ихтимал",-дип кисәтә райондашларыбызны кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова.
Күптән түгел генә бер райондашыбыз аңа үзе белән булган бер вакыйганы сөйләгән һәм аннан төпле киңәш бирүен сораган. Бу хәлгә ачыклыкны белгеч үзе кертте.
-"Төзелеш материаллары кибетендә кирәкле күләмдә буяулы сырлы калай булмаганлыктан, аңа өч көннән кайтарырга ышандырып, товарның ярты бәясен түләтеп, сатып алу килешүе төзергә тәкъдим итәләр. Менә шуннан башлана инде тамашалар. Килешүдә товар турында мәгълүматның дөрес язылышын гына түгел, аны тулысынча бик зур игътибар белән укып чыгарга кирәклеген башына да китерми заказ бирүче.
Чөнки килешүдә еш кына "сатучы товар бәясен тулысынча түләгән көннән башлап аны? көн эчендә кайтарып тапшырачакбыз" дигән юллар була. Һәм еш кына бу килешүдә күрсәтелгән урын тутырылмыйча кала. Әгәр сәүдә ноктасында сезгә кирәкле товарны өч көн эчендә алып кайтабыз дип ышандыралар икән, килешүдә ул 45 эш көнендә дип күрсәтелергә мөмкин.
Сезгә бер нәрсәне вәгъдә итеп, икенче нәрсә эшләсәләр монда уйланырлык җирлек бар. Шулай булгач, килешүгә имзагызны куйганчы, ашыкмавыгыз хәерле. Килешкән очракта, сәүдә ноктасында товарны сезгә закон нигезендә ун көн эчендә кайтарып бирергә бурычлылар. Моннан тыш, законлы рәвештә килешү шартын үтәмәгән өчен 0,5 процент күләмендә түләнергә тиешле штрафны да таләп итә аласыз".
Нет комментариев