Судья Әлфия Миннәхмәтова безнең хәбәрчебез сорауларына җавап бирде
Балык бистәсе районы суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Әлфия Миннәхмәтова белән әңгәмәбез суд эшчәнлегенең 2014 ел йомгакларына багышланды. Ул балыкбистәлеләргә дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
-Әлфия Рәшидовна, әңгәмәбезне 2014 елда гражданлык эшләрен карау нәтиҗәләреннән башлыйк әле. Судка нинди сәбәпләр белән аеруча еш мөрәҗәгать итәләр?
-Узган ел барлыгы 727 гражданлык эше каралды. Бу алдагы елдан 464 эшкә кимрәк. Дәгъвалар буенча эшләр дә кимеде. 2013 елда 341 булса, узган ел 334 эш карадык. Аерым производстводагы эшләр 826 дан 373 кә кадәр азайды. Торак, җирдән файдалану өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрдә конфликтлар еш була. Юл-транспорт фаҗигаләрендә килгән зыян каплау буенча дәгъвалар күп. Коммуналь түләүләргә бәйле бәхәсле эшләр саны артты. Пенсия фондына, социаль гарантияләрне тәэмин итүгә бәйле дәгъвалар да кимеми.
-Ә җинаять эшләре буенча хәл ничегрәк?
-Каралган җинаять эшләре дә кимү ягында. 2013 елда 44 булса, узган ел 40 җинаять эше каралды. 39 кеше, шул исәптән 7 хатын-кыз хөкем ителде. 10 урлашу, 3 талау, 5 юл йөрү кагыйдәләрен бозу, 2 мошенниклык һәм башка категорияле эшләр каралды. 11 кеше төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм ителделәр, 5 кеше мәҗбүри эшләргә тартылды, 12 кеше шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителделәр, 9 кеше штрафка тартылдылар. Барлык хөкем ителүчеләрнең 13 е исерек хәлдә җинаять кылганнар, 8 е элек тә хөкем ителгәннәр.
Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
Фото авторныкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев