Сез сораган идегез...
Газета укучыларыбыз редакциягә еш кына төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Журналистларыбыз аларның берсен дә җавапсыз калдырмыйлар.
Гражданлык алу тәртибе ничек?
Үзбәкстанда яшәүче Азизә Галиәкбәрова безгә түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. «Без Татарстанның Балык Бистәсе районына күчеп кайтырга ниятлибез. Безгә гражданлык алу тәртибен аңлатучы булса бик шат булыр идек».
Әлеге сорауга район паспорт өстәле җитәкчесе Гөлия Гыйләҗева җавабын урнаштырабыз.
Россия Федерациясе гражданлыгы алу өчен гаризаны яшәү урыны буенча эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны алырга теләгән кеше гаризаны үзе килеп тапшыра алмаган очракта, башка кеше аркылы яисә почта аша җибәрергә дә мөмкин. Бу очракта аның имзасы нотариаль хезмәтләр аша рассланган булырга тиеш. Гариза белән бергә конкрет нинди документлар кирәклеген без очрашу вакытында барысын да әйтеп аңлатырбыз. Әгәр чит ил гражданының вакытлыча яшәү рөхсәте булса аңа нинди төр документларны туплап бирергә кирәклеген дә төшендерербез. Әгәр инде гариза белән бергә бирелгән документлар рус телендә булмаса, аларның барысын да рус теленә тәрҗемә итеп, нотариаль хезмәтләр аша расланган булулары кирәк.
Такси бәясе ни өчен төрле?
Район үзәгендә яшәүче бер укучыбыз районда эшләүче таксиларның бәяләре төрле булуына үз борчылуын белдерә. Мисал өчен, ул район үзәгеннән Анатышка барган өчен 300 сум түләгән. Такси яллаганда пассажир бер километр өчен ничә сум түләргә тиеш? - дигән сорауны куя ул.
Бу сорауга төгәл җавап бирү өчен «Авыл офыклары» газетасы журналисты үз тикшерүен үткәрергә булды. Без рәсми документсыз хезмәт күрсәтүче һәм тиешле лицензия буенча эшләүче таксистлар белән очраштык. Алар безгә гадәттә пассажир белән ике арада булган килешенү буенча юл бәясен алулары хакында әйттеләр. Күбесе гомум кабул ителгән тариф буенча эшләүләрен дәвам итәләр.
Шулай да арада нәфесенә юл куючылар да очрый. Алар, юл йөрү бәяләрен үз белдекләре белән арттырып, күп кенә райондашларыбыз күңелендә ризасызлык китереп чыгаруга сәбәпче була. Андыйларны башка таксистлар да өнәп бетермиләр.
Аралашу вакытында без үзебез өчен соңгы вакытларда аеруча популярлашкан маршрутлар буенча йөргән бәяләрне дә ачыкладык. Район үзәгеннән Анатышка һәм Полянкага юл бәяләре - 150 сум, Трой-Урайга - 250, Котлы Бөкәшкә бару - 1200, ә Күки авылына 1000 сумга йөриләр.
Бу мәсьәләдә кем хаклы, кем гаепле булуы әлегә аңлашылмый. Әмма үз белдегең белән юл йөрү бәяләрен күтәрү һич кенә дә кешене бизәми. Гадел булсаң пассажирлар арасында да хөрмәтең артыр иде югыйсә. Ә монысы бик тә кирәкле сыйфат.
Чиратта торырга тиешме?
«Ни өчен хастаханәдә түләүле медицина тикшерүе үткәндә барлык кешеләр белән бертигез дәрәҗәдә чиратта торырга туры килә?»
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Илназ Әхмәдиев болай дип җавап бирде.
- Әлегә андый кыенлыкларыбыз бар. Без үз чиратыбызда түләүле медицина хезмәте алырга теләүчеләргә «яшел коридор» тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа