Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Сайлаулар алдыннан балыкбистәлеләр үз фикерләрен әйттеләр-опрос

Ольга Бекеева, укытучы:

-Сайлауга бармыйча калганым юк. Һәр кеше -ул илебезнең бер өлеше. Шулай икән, без сайлауда үз сүзебезне әйтергә, лаеклы кандидатка үз тавышыбызны бирергә бурычлыбыздыр диеп саныйм. Ә бу сайлауга килгәндә, мин Рөстәм Миңнехановка тавыш бирәчәкмен. Дөньякүләм танылган шәхес, акыллы сәясәтче, көчле стратег буларак республика өчен бик күп эшләгән җитәкчебез ул. Милләтләр бердәмлеге белән көчле булуыбыз да аның бу юнәлештәге күпкырлы эшчәнлегенә бәйле.Кыскасы, мин сайлауга, аның кандидатурасын яклау өчен барачакмын.
Зөлфәт Закиров,Татарстанның спорт мастеры:
-Татарстаннның спортны пропагандалау, үстерү юнәлешендә дөньяга танылуы беренче чиратта Рөстәм Миңнеханов тоткан кыйбла нәтиҗәсе бит. Аның бу юнәлештә тоткан курсы барлык спортчылар, спорт сөючеләр тарафыннан яклау таба әлбәттә. Моны исбатлап, 13 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнехановны сайлап тавыш бирәчәкбез.
Гайнетдин МУСИН, II группа сугыш инвалиды:
-Соңгы еллардагы сугыш ветераннарына күрсәтелгән кадер-хөрмәткә без бик рәхмәтлебез. Татарстанда безгә караш аеруча җылы. Без моны һәрдаим тоеп торабыз. Шәхсән үземә килгәндә, квартира алып торак хәлемне яхшырттым, пенсиям әйбәт, җитәкчелек ярдәм итеп тора. Ике ел рәттән Җиңү бәйрәмендә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы белән очрашуга бардым. Аңа булган ихтирам хисләремне сайлау күнендә тавышымны биреп тагын бер кабат раслармын.
Тулысынча газетыбыздан укый аласыз.
Фото:http://ko44.ru/media/k2/items/cache/2f7bb693f9e8b1bbf875f0818996978d_XL.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирәчәкмен