"Күчемсез милек объектлары сатканда салым түләү тәртипләре үзгәргән дип ишеткән идек. Бу хакта тулырак аңлатма бирә алмассызмы?"
Газета укучыбызның бу соравына район прокуроры урынбасары Рәнис Мөксинов җавап бирә:
"Әйе, Россия Федерациясе Салым кодексына физик затларның күчемсез милек сатудан кергән табышларына салым исәпләү һәм түләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Хәзер күчемсез милеккә кимендә 5 ел ия булсаң гына, сатканда салымнан азат ителәсең. Элек бу срок 3 ел иде. Әмма бу кагыйдә 2016 елның 1 гыйнварыннан соң алынган күчемсез милек объектларына гына кагыла. Бу көнгә кадәр алынган күчемсез милекне сатканда салым иске кагыйдәләр буенча салына".
Фотосы: inpress.ua
Нет комментариев