ОЗЫН ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРГА -ШТРАФ САЛАЧАКЛАР
Укытучыга штраф белән ихтирам арттырып буламы? (Сораштыру)
Укытучылардан көлү, алар белән сүз көрәштерү тиздән җинаять булып саналырга мөмкин. Тәртипсез укучыларга, аларның ата-аналарына җәза бирү турында Россия Дәүләт Думасы депутатлары баш вата. Мөгаллимнәрне дәүләт хезмәткәрләре рәтенә куеп, аларны шул рәвешле якламакчылар. Тел-теш тидергән озын теллеләргә штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләре каралган. Бу җәза өлкәннәр өчен.
Сүз дә юк, таяк ике башлы. Моның белән генә укучыны калыпка кертеп, ә укытучыны яклап булырмы? Ә сез нинди уйда?
Шул хакта фикерләрегезне ишетәсе иде.
Фото с yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев