Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Ни өчен сайлауларга барам?-опрос

Рәйхана Иминева, балалар иҗат үзәге җитәкчесе:

-Сайлауга, һичшиксез, барачакмын. Киләчәгем, оныкларымны кайгыртып илебезгә лаеклы башлыкка тавыш бирәчәкмен. Сайлау хокукы тудырылган икән, аннан файдаланмый калу мөмкин түгел. Хәзер яшәү рәхәт бит. Районыбызның барлык җирләре дә республика кебек гөрләп тора.
Гөлнара Сафина, соцпеднадзор бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече:
-Сайлауга һәркем барырга тиеш дип саныйм. Бу безнең гражданлык бурычыбыз. Өлкәннәр өчен дә кирәк, яшьләрнең дә катнашуы мөһим дип уйлыйм. Без үз фикеребезне белдерергә тиеш. Биредә яшәгәч, булачак җитәкчеләребез турында уйланмыйча булдыра алмыйбыз. Безнең киләчәгебез аларның ничек идарә итүенә бәйле.
Исламия Сафина, Ямаш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе:
-Тыныч матур тормыш булсын өчен сайлауларга барам. Ил башлыгын сайлау мөһим вакыйга ул. Анда катнашмый калырга ярамый. Авылда яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел. Юллар төзекләндерелде, йортларга су кертә башладылар. Авыл халкы бик тырыш. Күбебездә балаларны югары уку йортларында укыта алу мөмкинлеге бар. Сугышлар гына булмасын. Тыныч, тату илдә яшәве бик рәхәт бит.
Нәкыйф Сәләхиев, Котлы Бөкәш урта мәктәбе директоры:
-Бу көн минем өчен бик мөһим. Чөнки киләчәгебез матур булсын өчен ил башлыгы сайлыйбыз. Моңарчы илебездә тотрыклы сәясәт булды. Җитәкчелеккә ышанычлы затлар килер дип ышанам һәм алар белән уңышка ирешербез дип өметләнәм. Бу безнең дөрес тавыш бирүдән тора.
Фото: http://kommersant-irk.com/wp-content/uploads

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлауларга барам