13 сентябрь-Татарстан Республикасы Президентын һәм авыл җирлекләренә депутатлар сайлау көне. Очрашулардан, сөйләшүләрдән, фикерләшүләрдән мәгълүм булганча күпчелек якташларыбыз әлеге сайлауларга яхшы кәеф, күңел көтәренкелеге, зур өметләр белән киләләр. Әлеге уңайдан без кайбер балыкбистәлеләрнең «Ни өчен сайлауларга барам?» соравына җавапларын урнаштырабыз.
Мәйсәрә Нуриева-Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры:
-Без яшь вакытларда сайлаулар зур бәйрәм төсендә үтә иде. Нәни балаларны гына түгел, өлкән яшьтәге абый-апаларны да җигүле атларга утыртып, гармун белән урам әйләндерү гадәтләре бар иде. Барыннан да бигрәк, үземнең алдынгы сыер савучысы буларак, район Советына депутат итеп сайлауларын яхшы хәтерлим. Авылдашларым миңа зур ышаныч күрсәткән иделәр. Бәлки шуңададыр, сайлауларга һәрвакыт күңел күтәренкелеге, олы ышаныч белән барам. Быел аеруча мөмкинлектән файдаланмый калу ярамас. Алдагы биш елга үз киләчәгебезнең багланышын билгеләү кебек әһәмиятле чарада катнашырга теләгем зур.
Камил Нуретдинов, Балык Бистәсе районының Почетлы гражданины:
-Мин кулыма диплом алганнан бирле производствода эшләгән кеше. Дөньясының төрле чаклары булды, проблемасы да шактый ишле булган вакыты, җитмәүчелеген дә күрдек, финанс кытлыгына да юлыгылды. Бүгенге көнгә шөкер итәргә кирәк. Республика тулы канлы тормышта яши, үсеше күз алдында, милләтара татулык бар. Шулай булгач, сайлауларга битарфлык күрсәтергә ярамый. Безнең иртәге көнебез, яшәешебез кыйммәте күп дәрәҗәдә республика рулендә, җирлекләрдә кемнәр булуына бәйле. Һәр урында, һәркем үз сүзен әйтә белергә тиеш. Сайлауларны калдырганым юк, монысына да барачакмын һәм башка райондашларымны да сайлауларда бердәм катнашырга чакырам.
Нина Мусина-"Будь здоров" клубы җитәкчесе:
-Сайлауга барам. Чөнки илебез, республикабыз, районыбыз, авылыбыз язмышына битараф була алмыйм. Яхшы юллар, матур йортлар, скверлар арта. Тулаем республикада, районда барган уңай үзгәрешләр сөендерә.
Тулырак газетабыздан укый аласыз.
Нет комментариев