Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балык бистәдә дә ял паркы булачак

"Парк булачак, тик урынын гына сайларга кирәк"

2014 ел сизелми дә үтеп китте. Әле күптән түгел генә "Мәдәният" елына карата язма әзерләгән идем. Инде яңа 2015 ел - "Парк һәм скверлар" елына да аяк бастык. Бу елны нәкъ шулай дип игълан иттеләр. Быел паркларны яшелләндерәчәкләр, ял итү урыннарын ясаячаклар. Әлеге планнарны тормышка ашыру өчен республика казнасыннан бер миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан республикасы төзелеш министыры Ирек Фәйзуллин шул турыда әйтте:

-Язгы эшләр башланганчы документларны әзерләп, ел ахырына парк төзү буенча җиңүчеләрне билгеләргә планлаштырабыз,-диде министр үткән видеоконференцияләрнең берсендә.

Республикада әлегә төзекләндерү эшләрен барлап торучы оргкомитет оештырылачак. 30 нчы августта Казан халкы Горький паркын яңартылган хәлдә күрә алачак. Район халкы да, бәлки, районыбызның ял паркын күрү бәхетенә ирешер. Шушы хакта район башлыгы Илһам Валеев: "Парк булачак, тик урын гына сайларга кирәк", -диде. Мин әлеге мәсьәлә буенча район халыкының да фикерен белергә уйладым. Ял паркын кайсы урында күрергә теләр идегез? " Поле чудес", сабантуй кыры, яр буе тирәлеге ничегрәк, тагын нинди вариантлар тәкъдим итәр идегез?- дигән сорауларны бирдем аларга. Сораштырулар күрсәткәнчә, 23 проценты сабантуй кырын, 47 прооценты "Поле чудес" ягын сайлады. 30 проценты үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Тимур Зәйнуллин:

-Мин ял паркын үзем яши торган тирәлектә - яр буенда күрергә теләр идем.

Динар Бәдретдинов:

-Үзәккә якын урынны сайларга кирәк. Ә менә сабантуй урынының да, читтәрәк булсада, бер уңай ягы бар. Бәйрәм вакытында халык мәйданны аркылы-буйга йөргәнче, шунда утырып ял итәр иде. Тагын бер урын-причал янын әйтер идем. Яшьләр анда еш йөриләр.

Ксения Архипова:

-Ял паркын "Поле чудес" ягына урнаштырыр идем. Тыныч, матур, чиста урын анда.

Диләрә Шириязданова:

-Мин сабантуй урынын сайлар идем. Бу тирәлек ял урыны буларак күзалдына килә. Һәм мин яшәгән йорт та аннан ерак түгел генә урнашкан.

Александр Жаринов:

-Мәдәният йорты тирәсендә ясарга була инде аны.

Искәндәр Каюмов:

-Минемчә, ял паркы районыбызның иң матур урынында булырга тиеш. Шундый урыннарның берсе-Чулман елгасы буе.

Максим Бегунов:

-Сабантуй кырында ял паркын ясасалар бик яхшы булыр иде. Минемчә, парк яшеллек, агачлык булган урыннарда төзелергә тиеш. Андый урыннарга йөрү ераграк булыр шул, диярсез. Юк, киресенчә. Казан шәһәре тирәлегендәге паркларга гына күз салыгыз. Теләгән кеше якын араны да якынайта.

Александр Кузьмичев:

-Яңа стадионнан ерак булмаган бер урынны тикъдим итәр идем. Юл аша гына урманлык, бер якта Чулман елгасының менә дигән күренеше.

Һәр кеше үзе яшәгән тирәлетә парк булуын тели. Ә миңа андый сорау бирсәләр, "Яшьлек" стадионы тирәлеген тәкъдим итәр идем. Минемчә, бу урын районның кайсы ягында яшәүчеләр өчен кулайрак булыр иде. Ял паркын көтеп калабыз, ә аның кайда урнашачагын вакыт күрсәтер.

Алия Хәбибуллина.

Фото:http://germanija.do.am/index/saarland/0-10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев