Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Cорау–җавап

Штрафлар күләме артты

Күптән түгел ЮХИДИдан "бәхет хаты" килеп төште. Казанга барганда тизлекне арттырганмын икән. Шуның өчен 500 сум штраф язганнар. Элек тизлекне арттырган өчен 100-300 сум штраф түләтәләр иде. Хәзер арттымыни? И.Шакирҗан.

Газета укучыбызның бу соравына район ЮХИДИ бүлегенең административ практика буенча инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев җавап бирә:
-Билгеле булганча 1 сентябрьдән Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексына шактый үзгәрешләр кертелде. Юл-транспорт кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгыйланды, штрафлар күләме арттырылды. Сезнең очракка килгәндә билгеләнгән тизлекне 20 км.сәгатьтән дә күбрәккә арттыргансыз, ягъни кодексның 12.9 маддәсе 2 нче бүлеген бозгансыз булып чыга. Ә тизлек арттырган өчен 100-300 сумлык штрафлар бөтенләй бетерелде. Хәзер билгеләнгән тизлекне сәгатенә 20 км.дан арттырганда гына җаваплылыкка тарталар. Тизлекне сәгатенә 40 км.га (әмма 60 км.сәг-тән артык түгел) арттырган өчен 1000-1500 сум, 60 км.дан арттырган өчен (әмма 80 км.сәг-тән артык түгел) 2000-2500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Ә билгеләнгән тизлекне сәгатенә 80 км.дан да күбрәккә арттыручыларга 5000 сум күләмендә штраф түләргә яки 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга туры киләчәк.
Руль артына исерек хәлдә утыручыларга да җаваплылык шактый катгыйланды. Хәзер сәрхүшләргә 30 мең сум штраф һәм 1,5 елдан алып 2 елга кадәр таныклыгын алу каралган. Икенче тапкыр кабатланса штраф 50 мең сум һәм 3 елга таныклыгы алына.
Куркынычсызлык каешын эләктерми йөргән өчен штраф күләме 1000 сумга кадәр арттырылды. Транспорт йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган өчен 5 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр штраф каралган.
Транспорт чарасын йөрткәндә телефоннан сөйләшү 1500 сум штраф белән бәяләнә.
Башка төр юл-транспорт кагыйдәләрен бозган өчен дә штрафлар күләме шактый арттырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев